“Исереккә диңгез тубыктан”, – диләр. Гр. К. да аек булмаган хәлдә шаһитлар алдында үз вазифаларын башкаручы полиция хезмәткәре адресына мыскыллау сүзләре әйтә. Җинаять эшен караганнан соң, суд гр. К.ны РФ ҖКның 319 нчы маддәсендә каралган (үз вазифаларын башкарганда власть вәкилен мыскыллау) җинаятьне эшләүдә гаепле дип таба. Барлык шартларны да исәпкә алып, суд аны 5 мең сум күләмендә штрафка тарту турында карар чыгара.
Азнакай шәһәр прокуратурасы
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html