30-31 гыйнварда ЮХИДИ хезмәткәрләре массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә рейд үткәрде. Аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 32 кеше ачыкланды, шулардан ике шофер – аек булмаган килеш руль артына утыручы. Аларның автомобильләре штраф-стоянкага урнаштырылды. 8 машина йөртүче административ штрафларын түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Рейд барышында куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен – 6, теркәлү номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 5, тротуарда яки җәяүле юлында туктаган өчен – 5, балаларны махсус утыргычтан башка йөрткән өчен – 4, ОСАГОдан башка транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 2 машина йөртүчегә беркетмә төзелде.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html