Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин хокук саклау органнары белән атналык киңәшмә үткәрде

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

      2 февральдә район башлыгы Марсель Шәйдуллин хокук саклау органнары белән атналык киңәшмә үткәрде. Анда иҗтимагый, дини һәм милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре тикшерелде, районда террорга каршы эшчәнлеккә анализ ясалды. Утырышта шулай ук район башкарма комитетының территориаль үсеш һәм сәүдә бүлеге начальнигы Лариса Дәүләтшина төп социаль мөһим товарларга бәяләр мониторингы белән таныштырды. Район имам-мөхтәсбибе Азат Талибуллин мәхәлләләрнең торышы хакында чыгыш ясады.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International