Азнакайда Азнакай сәнгать мәктәбененең отчет концерты узды

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

    30 гыйнварьда Азнакай сәнгать мәктәбен тәмамлаган студентларның “Яшьләр сәламе” исемле концерт узды. Бөтен Россия һәм халыкара конкурслар лауреатлары: Диана Насыбуллина (С-Петербург), Салават Шафиков (Оренбург), Илмир Шайдуллин (Оренбург), Айгөл Вәлиуллина (Казан, “Голос” телепроектның финалисткасы), Динар Шәйхетдинов (Алабуга), Дина Лебедева (скрипка), Айгөл Сәйфетдинова (вокал), Алсу Мөксинова (вокал), Булат Закиров (вокал) катнашты. Исә Азнакайда укучы: Илназ Динмөхәмәтов, Рамил Мәгдиев җырлары белән тамашачыларның күңелләренә хуш килде. “Юддаш”, “Бәхет”, “Фантазия” “Огоньки” ансамбльләре матур чыгышлары үзләренә җәлеп итте. Барлык катнашучыларны Азнакай район Советы аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин тәбрикләде.

      Әйе, Азнакай чынлап та талантларга бик бай төбәк. Хәзер һәм киләчәктә дә безнең егет-кызлар аңың данын бөтен дөньяга таратсыннар. Уңышлар сезгә!


фоторепортаж карарга >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International