Проблемаларыгызны тыныч кына сөйләшеп чишәргә тырышыгыз! Үзара ызгышның азагы пычакка кадәр барып җитәргә мөмкин. Азнакай авылларының берсендә шулай үзара ызгышканнан соң, хатын-кыз кулына пычак ала һәм ирнең күкрәгенә кадый. Зыян күрүче сәламәтлегенә зыян салган авыр тән җәрәхәтләре ала. Җинаять эшен караганнан соң, суд гр. В.ны РФ ҖКның 111 маддәсе 1 бүлеге буенча гаепле дип таба һәм 2 ел да 6 айга иректән мәхрүм итү җәзасы билгели. Гаепленең үз гаебен тулысынча тануы, зыян күрүченең тәртибе, җинаять кылуга ук үзвакытында медицина ярдәме күрсәтү, җәзага тартылучының авыруын исәпкә алып, җәза вакыты 2 ел да 3 айга кадәр киметелде. Ызгышлар әнә шундый аяныч хәлләргә дә китерә шул.
Азнакай шәһәр прокуратурасы
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html