Азнакайда “Иң яхшы мәхәббәт аңлату» дигән бәйге игълан ителде

2015 елның 6 феврале, җомга

     Гашыйклар көне алдыннан без aznakaevo-rt.ru сайтында “Иң яхшы мәхәббәт аңлату» дигән  конкурс игълан итәбез. Шарты бик гади: бәйгегә мәхәббәт аңлаткан хат, шигырь, фотосурәтләр кабул ителә. Алар “Иң яхшы мәхәббәт аңлату» дигән билге белән guzel.kurbanova.91@mail.ru электрон адресы буенча 6-11 февраль көннәрендә кабул ителә (исем, фамилия, яшегез һәм телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз).

    Онлайн - тавыш бирү 11 февральдән 17 февральгә кадәр барачак. Бәйге нәтиҗәләре белән «Маяк» газетасының 18 февраль санында таныша аласыз. Конкурста балигъ булганнар гына катнаша ала.

   Мәхәббәтне иң үзенчәлекле аңлаткан хатлар “Маяк” газетасында басылачак.

 

 чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International