Үзенекен сатып ал!

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

      Үз җитештерүчеләребезгә һәм шулай ук сатып алучыларга уңай шартлар тудыру максатыннан, шәһәребезнең Боз сарае мәйданында даими рәвештә ярминкәләр уздырылды. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештерелгән товарларны сатты. Хәзер исә мондый ярминкәләр ял көннәрендә үзәк базарның элеккеге “Йорт җиһазлары” кибете бинасында узачак. Сатучыларга урын бушлай бирелә.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International