Республиканың бер рәсми порталы Татарстанның кавышу һәм аерылуларга иң бай районнарын ачыклаган. Рәсми мәгълүматларга караганда, соңгы елларда Казан, Алабуга, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә гаиләләр аеруча күп төзелгән. Аерылышулар күрсәткече буенча беренчелектә Алабуга, Лениногорск, Ютазы һ.б..
Азнакай муниципаль районы күрсәткечләр буенча “алтын урталык”та тора. Бездә 1000 кешегә якынча җиде туй, дүрт гаилә таркалу очрагы туры килә. Сүз уңаеннан, узган ел районда 439 пар өйләнешкән, 251 гаилә таркалган.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html