Азнакай 2 нче урта мәктәбендә укучылар үзидарәсе көчле. Район балалар Думасын да берничә ел рәттән шушы мәктәп укучылары җитәкләде. Әлеге юнәлештә уздырылган Бөтенроссия конкурсының республика этабы финалында да мәктәпнең Балалар думасы тәрбия эшләре буенча директоры урынбасары Рәисә Низамова җитәкчелегендә район данын уңышлы якладылар. Безнең команда 51 мәгариф оешмасы арасыннан республикада укучылар үзидарәсен үстерүче иң яхшы 16 мәктәп исемлегенә керде, ә “Яшьләр парламентаризмы” номинациясендә җиңүче булды.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html