Азнакайдан Зилә Зарипова 1 нче урынны яулады

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

     Балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре арасында  ачык төбәкара музыкаль-теоретик олимпиадада якташыбыз Зилә Зарипова (укытучысы – Римма Лебедева) 1 нче урынны яулады.  Идел буе республикалары һәм өлкәләреннән килгән укучылар сугыш чоры җырлары, әсәрләре, аларны башкаручы артистлар, шагыйрьләр һәм утлы елларның тарихи вакыйгалары буенча  имтихан тотты. Катнашучыларга бәяне Казан дәүләт консерваториясе профессорлары һәм укытучыларыннан торган жюри бирде. Мондый дәрәҗәдәге бәйгедә Азнакай музыкантларының бу беренче җиңүе.

  

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International