Татарстанда бераз җылыта

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

     Көндез Татарстанда 4-9 градус салкын булачак. Татарстан синоптиклары фаразына караганда, 11 февральдә, Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Юлларда - бозлавык.

Төнлә республикада - 10-15, аязган вакытта 18 градуска кадәр суык булачак. Көндез - 4-9 градус салкын.

Казанда төнлә - 11-13, көндез 4-6 градус салкын көтелә.

     12 февральгә каршы төндә 5-10 градус салкын булыр дип фаразлана. Төнлә республиканың күпчелек районнарында бераз кар явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.    

 

http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/02/10/106211 сайтыннан

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International