Куанычлы хәбәрне ишетүе рәхәт. Әле шушы көннәрдә генә янә бер шундый хәбәр алынды: республика муниципаль районнары ветераннар оешмалары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап иң яхшы оештыру-методик эшчәнлеккә үткәрелгән бәйгенең икенче этабында Азнакай районы ветераннар оешмасы 2нче урынны яулады. Миргасим Кәримов җитәкләгән бу оешманың республикакүләм яулаган уңышлары соңгы елларда бигрәк тә сөендерә.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html