Азнакайда Рәсәйнең көчле автоузышчылар ярышларда катнашачаклар

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

     Кышкы треклы узышлар – сокландыргыч һәм азартлы тамаша. Азнакайлылар аны күптән үз итеп өлгерде инде. Автоспортны сөючеләргә 14-15 февраль көннәрендә Сабантуй мәйданында үтәчәк  “Милли” төркемендә Россия Кубогының II, ТР Чемпионатының –  II этабы (“Милли” һәм “Берләштерелгән” төркемнәрендә) ярышларында үзләренең яраткан пилотларын хозур кылырга мөмкинлек булачак. Быел автоузышлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Автовокзал һәм Татарстан мәйданыннан махсус автобуслар да йөриячәк. 14 февраль көнне 17.00 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәгендә азнакайлылар кышкы треклы автоузышлар һәм “Дакар” раллиенда 13 тапкыр җиңүгә ирешкән “КАМАЗ–мастер” командасы спортчылары белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба ала. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International