Янгын сүндерүче – чаңгычылар

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

        Гыйнварның соңгы җомгасында  Әлмэт шәһәрендә янгын сүндерүчеләр, чаңгы ярышында иң өлгер дигән исем  өчен көч сынаштылар. 8 районнан килгән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре   өч километрга сузылган дистанциядә очраштылар. Азнакай районы янгын сүндерү  бүлеге вәкилләре Марат Кәримов һәм Алмаз Гарайшин командалар беренчелегендә үзләрен иң өлгер яктан күрсәттеләр. Безнең чаңгычыларыбыз өченче урынны яулап кайттылар.

фото карарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International