Хабибулина Шәмсенур Хабибулла кызы Азнакайда крестьян гаиләсендә туып үскән.

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

Хабибулина Шәмсенур Хабибулла кызы Азнакайда крестьян гаиләсендә туып үскән. Азнакай 1 нче урта мәктәбендә 5 сыйныф белем ала. Укуын тәмамлагач колхозда төрле эштә эшли. Сугыш башлана. Ир - егетләр сугышка китеп беткәч, колхоз эше бөтенләе белән хатын-кыз җилкәсендә кала. Бирешмәскә кирәк! Барлык  сугыш чоры балаларына хас булганча, кечкенәдән үк ир-атлар гына күтәрә алырдай авыр тормыш йөген үз җилкәсенә күтәрә Шәмсенур апа. Кәкре Елга авылы МТСында тракторист-комбайнер ярдәмчесе курслары үтеп, 1953 нче елга кадәр шул эштә эшли.  

      1953нче елны сугыш кырыннан яраланып кайткан Сәббүх исемле егет белән тормыш корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимеше булып бердән-бер улы Рәшит дөньяга килә. Ул бүгенге көндә Нижневартовск шәһәрендә яши. Уртак тормыш өч елга гына җитә, кабат кияүгә чыкмый.

      Шәмсенур Хабибулла кызы СМУ-29 оешмасына штукатур-моляр булып урнаша һәм пенсиягә киткәнче шунда хезмәт итә. Тырышлыгы өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.

     Шәмсенур апа 2003 елның август аеннан халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә социаль хезмәткәр сорап мөрәҗәгатъ  итә. Аңа Хазиева Гүзәл билгеләнә,  уртак тел табып матур гына аралашып яшиләр.

      Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, Ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша ул. Шәмсенур Хабибулла кызы әле дә өйдә тик кенә утыра торганнардан түгел,  булдыра алганча өй эшләрен үзе башкара. Бүгенге көндә 3 оныкның һәм  2 оныкчыкның яраткан әбисе дә ул.        
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International