“Иң яхшы мәхәббәт аңлату» бәйгесе

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе

Күзләр белән күзләр очрашты,

Күңел белән күңел сөйләште.

Бер – беребезгә кирәк кәнлекне

Йөрәк тойды, акыл килеште.

    “Яратам!” – дип кабатлап, кычкырып йөрмәсәк тә, без синең белән шушы олы хис эчендә бербөтен булып яшәвебезне аңлыйбыз. Син тормыш дәръясындагы зур Гаилә корабының капитаны, ә мин синең штурманың . Безнең  зур командабыз – матросларыбыз  –  кадерле балаларыбыз бар. Менә шуларны кадерләп үстереп, дөрес тәрбия биреп, һәрберсен үз корабында Тормыш диңгезенә йөзәргә чыгару безнең уртак бурычыбыз.

    Яратасыңмы? Әлбәттә яратасың. Синең күзләреңнән, елмаюыңнан, мине кайгыртуыңнан сизәм мин. Бергә булган минутларның кадерен белеп, сине югалтудан куркып яшим.

  Табигатьтә  һәр җан иясе дә парлы итеп яратылган. Безнең авыл башындагы буага очып төшкән пар аккошларны хәтерлисеңме? Нинди гүзәл, горур алар! Аңлашып, ихтирам һәм хөрмәт күрсәтеп яшәү -  җырларда җырланган  МӘХӘББӘТНЕҢ нигезе.

 

Матур булсын безнең тормыш,

Узар юллар булсын гел тигез.

Мәхәббәтне саклап, яклап яшик

Тигезлектә үтсен гомеребез!

 

Гөлназ Шәмсиева

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International