Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Бердәм Россия” яңа проект башлый. “Җиңүнең җитмеш чалымы” дигән фотопроект геройлары Бөек Ватан сугышы ветераннары булачак.
Танылган Татарстан фотографы Фәрит Гобәев республикабызның районнарында гомер итүче, безгә җиңү китергән каһарманнарыбызны фотога төшерә. “Мин районнарда еш булам. Сугыш ветераннарын фотога төшергән мизгелләрдә аларның карашларында тарих һәм батырлык чалымнарын тоям. Әлеге олы җанлы кешеләргә карата берничек тә битараф кала алмыйсың. Җиңү бәйрәменә минем үз карашым бар. Сугыш бер гаиләне дә читләтеп узмаган, һәрберебезгә кагылган. “Күз яшьләре аша бәйрәм” дигән сүзләр, минем өчен зур мәгънәгә ия”, - ди Фәрит әфәнде.
Үз хезмәтләрендә автор геройларның язмышларын да күрсәтергә тели. “Аларны һичшиксез зур, ачык планда эшлиячәкмен, – ди Гобәев. – Апаста бер ветеранны төшергән вакытта шуны аңладым: ветеран хатыны белән фотога төшәргә тиеш. Бары тик икәү булганда гына алар гармония тудыра. Алардан эчке батырлык бөркелә иде. 90 яшенә җиткән картлар бер-берсен тулыландырып, бер-берсенә терәк булып гомер итеп ятуларына сокландым”.
Фәрит Гобәев бөтен Татарстанны берләштерә. Төшерелгән фотолар буенча Казанда күргәзмә дә ачылачак. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, каталог та әзерләнәчәк. Анда 70 портрет урын алыр дип көтелә, бу альбом, беренче чиратта, каһарманнарның үзләренә тапшырылачак.
Сугыш ветераннары фотопортретларыннан торган күргәзмә Казаннан соң, ветераннар яшәгән шәһәрләрдә һәм районнарда да эшлиячәк.
“Җиңүнең җитмеш чалымы” циклы “Бердәм Россия” партиясенең “Безнең кадерле ветеран” проектының бер өлеше булып тора. Мәгълүм булганча, әлеге проект уңаеннан республикабыз хастаханәләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен әзерләнгән палаталарны төзекләндерәләр, картларның өйләренә килеп ярдәм дә күрсәтәләр, дип хәбәр итә “Бердәм Россия”нең матбугат үзәге.
Чыганак: http://intertat.ru сайтыннан