Хәтеремдә мәктәп еллары

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

Хәтеремдә мәктәп еллары

     Мәктәп еллары истәлекле минутлары белән кадерле. Мәктәптә укыган чакны искә алмыйча яшәү һич мөмкин түгел. 6 февраль көнне Азнакай шәһәренең 1 нче мәктәбендә узган сыйныфташлар белән очрашу кичәсе һәркемнең күңелендә онытылмаслык булып калгандыр. Бәйрәмне Гыйләҗев Дамир Рашат улы ачып җибәрде. Очрашуга килгән кунаклар үзләренең беренче укытучылары, фән укытучылары белән очрашып, кабатланмас шатлыклы мизгелләр бүләк иттеләр. Өлкән укытучыларыбыз Харисова Энҗе, Гарипова Римма, Исламова Гөлсирина, Гарифуллина Мәрьям, Газизуллина Розалия апалар кыңгыраулы мәктәп еллары белән бәйле хәтирәләрен искә төшерделәр. Кунакларга беренче дәрес, беренче укытучы, әйтерсең, кичә генә кебек тоелгандыр. Бәйрәмгә мөхтәрәм кунакларыбыз Саеткулов А.Х., Ханнанов Р.Р, Зигангирова Фәндәрия һәм Рузалин , Кротов В.А., Хөснуллин И.М., Камалиева Н.Х, Газизуллин И.К., Хазипова Н.К., Гараева Л.Н., Җиһангиров И.А, Хәмитова А.Д. зур күчтәнәчләр белән килгәннәр. Ә мәктәп администрациясе берничә еллар буе бергә хезмәттәшлек иткәне һәм зур ярдәмнәре өчен кунакларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Очрашу түгәрәк чәй табынында дәвам итте.

 

Азнакай шәһәре 1 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Саргузина Г.Р.

 

фотолар карарга >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International