Исмагилов Әсгәт Исхак улы Азнакай районы Митрәй авылында крестьян гаиләсендә туып үсә. Шунда 5 сыйныф белем ала, колхозда төрле эштә эшли. Карамалы авылында бераз әзерлек курслары үткәннән соң, 1944 елда сугышка алына һәм Вильнус шәһәрендә пулеметчиклыкка өйрәтәләр. Шулай итеп сугышның эченә керергә өлгерә алмый. Алда Ерак Көнчыгыш, Комсомольск на Амуре, Көньяк Сахалин, Анавирда аэропорт төзелеше…
1951 елны гына туган ягына Азнакайга әйләнеп кайта ул. «РемСервисТранспорт» оешмасына эшкә урнашып 1987нче елга кадәр, пенсияга чыкканчы шунда эшли. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә
1952нче елны сугыш кырыннан кайткан егет Разия исемле кыз белән танышып тормыш корып жибәрәләр. Мәхәббәт жимешләре булып балалары: улы Асыл, кызлары Самига, Хамдия дөньяга килә.
Тормыш иптәшен бакыйлыкка озатканнан соң, бүгенге көнгә кадәр бер үзе генә яши. Улы Асыл көн дә янына килеп хәлен белеп тора.
Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, Ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша ул. Күпне күргән ветеран ил - күкләрнең тынычлыгын, табыннар муллыгын, гаиләләр иминлеген теләп, Ходайнын һәр бирмеш көненә рәхмәтле булып яши.
Исмагилов Асгат Исхакович 7 оныкның һәм 9 оныкчыкның яраткан бабасы.