Азнакай шәһәренең 6нчы мәктәбендә “Имин җәяүле” акциясе узды.

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

      13нче февральдә Азнакай шәһәренең 6нчы мәктәбе беренче сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрелде. Дәресне ЮХИДИ инспекторы И.И.Исхаков һәм юл иминлеген пропагандалау буенча җаваплы хезмәткәр Алмира Рифовна аңлаттылар. Дәрес күрсәтү әсбаплары, юл билгеләре һәм фильмнар белән үрелеп барды. Балалар бик кызыксынып тыңладылар, төрле сораулар бирделәр.     

       Акциянең икенче өлеше урамда дәвам итте. ЮХИДИ хезмәткәрләре, беренче сыйныф укучылары һәм яшь инспекторлар җәяүле кичү урынына бардылар. Үткән машиналар һәм җәяүлеләрне туктатып акция турында, кагыйдәләрне аңлаттылар.

       Искә төшерәбез, Азнакайда 10нчы февральдән 20сенә кадәр “Куркынычсыз җәяүле” ункөнлеге уза. Шуңа карата төрле чаралар уза.

       фотолар карарга >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International