16 февраль көнне Мәлбагыш авыл җирлегендә яшәүче Фаттахова Мөнирә Мөхәмәтша кызының 90 яшьлек юбилее билгеләп үтелде. Хөрмәтле тыл ветеранын тәбрикләргә аның туган авылыннан Кәкре Елга авыл җирлеге башлыгы Мухаметзянов Ильгизар Магъсум улы, ООО «Марс» җитәкчесе Зарипов Рамил Шамил улы килделәр. Шулай ук Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Әхтәмова Илмира Әбүзәр кызы да, 14 ел буена шушы авыл җирлегендә яшәгән, Мөнирә апага үзенең котлауларын җиткерде.
Фаттахова Мөнирә Мухаметшиновна 1925 елның 15 февралендә Азнакай районы Кәкре Елга авылында, урта хәлле крестьян семьясында туган. 4 сыйныф белемен авыл мәктәбендә ала. Чордашлары кебек аңа да бик иртә җитлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә.
1949 елда Илһам исемле егет белән танышып, тормыш корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимеше булып 1950 елда бердәнбер кызы Зөһрә дөньяга килә. Бүгенге көндә ул Актүбә бистәсендә яши. Пенсиядә, гомер буе сатучы булып эшләгән. Ул һәр көнне әнисе янына кайтып йөри.
Мөнирә Мухаметшиновна пенсиягә киткәнче “Марс” колхозында төрле эштә эшләгән. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнгән.
Яшь бара, алай да бирешми ул, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, аек акыл белән, Ходай биргән көнгә сөенеп, тулы тормыш алып барырга тырыша. Һәрвакыт якыннарының кадер –хөрмәтен тоеп яши ул. Мөнирә Мухаметшиновна 2 оныкның, 4 оныкчыкның яраткан әбисе.