Кичә 17нче февральдә Лениногорск профессионал колледжының Азнакай филиалында пневматик мылтыктан ату “Ворошилов атучысы” исемле ярышлар узды. Ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел туу уңаена багышланган. Алтмыштан артык ветераннар катнашты. Шуларның алтысы Бөек Ватан сугыш ветеранныры иде.
Тантананы Азнакай муниципаль район башлыгы Шәйдуллин Марсел Зөфәр улы ачып җибәрде. Ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде. Һәрбер ветеран бүләкләр белән тәбрикләнде.
Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>