Азнакайда Әзһәр Шакировның иҗат кичәсе үтәчәк

2015 елның 24 феврале, сишәмбе

      Районыбыздан калкып чыккан танылган сәнгать әһелләре өчен һәрчак зур горурлык хисе кичерәбез. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров та тумышы белән Яңа Ташлыяр авылыннан. Казанга белем һәм һөнәр эстәргә чыгып китүенә шактый сулар акса да, туган якка юлы өзелгәне юк. Әле менә 27 февральдә Г.Камал исемендәге театр артистлары белән ул олуг кунак булып кайтачак. Мәдәният йортында 18 сәгатьтә мәшһүр артистның 75 ел яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе үткәрелә.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International