Быел “Маяк” газетасының нәшер ителә башлавына 85 ел тула. Олуг юбилеебызны редакция зур үзгәрешләр, яңарышлар белән каршы ала. Шуларның берсе – газетаның үз музеен булдыру. Бүгенге көндә бу тарихи учагыбызны тергезү буенча күләмле эшләр башкарыла. Монда, хөрмәтле укучыларыбыз, сезнең дә ярдәмгә өметләнәбез. Элеккеге хезмәттәшләребездә, инде арабызда юкларының якыннарында редакция, газетабыз һәм бездә төрле дәверләрдә хезмәт куйган шәхесләр белән бәйле истәлекле әйберләр (язу машинкалары, ручкалар, сәгатьләр, китаплар, брошюралар, типография инструментлары, җиһазлар, фотоаппаратлар, диктофоннар, күзлекләр һ.б.) булса, аларны мәңгелек саклауга, киләчәк буыннарга истәлек итеп калдырырга музейга тапшырсагыз иде. Безнең адрес шул ук: М.Хәсәнов урамы, 12 нче йорт, “Маяк” газетасы редакциясе.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html