Бүген Татарстанның чыгарылыш сыйныфта белем алучы 100 укучысы чит телләр буенча телдән БДИ тапшыра.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова белдерүенчә, Татарстанда чит телләр буенча телдән имтихан Казанда һәм Чаллыда уза. Республика башкаласында бу процедурада 40 кеше катнаша, аларның 30 ы инглиз теленнән телдән имтихан бирә, 5 е - француз теленнән, 5 е – немец теленнән; Чаллыда – 60.
Искәртеп узабыз: чит телләрдән телдән имтихан илнең барлык субъектларында үткәрелә, анда быел мәктәпне тәмамлаучы 7 меңнән артык укучы катнаша.
«Татар-информ», Алсу Сафина