Татарстанда томан һәм бозлавык көтелә

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

     Татарстан синоптиклары фаразына карагында, иртәгә республикада аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән - томан. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

     Алдагы төндә Татарстанда 6-11, көнчыгышта һәм көньякта 15 градуска кадәр салкын. Көндез 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылыта. Республиканың көньяк-көнбатыш районнарында - иң җылысы, төньякта иң салкыны булачак.

   27 февральдә Казанда аязучан болытлы һава, явым-төшемсез. Төнлә 8-10 градуска кадәр салкын. Көндез һава 2 градуска кадәр җылыначак.

     28 февральгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава, урыны белән бераз кар. Термометр баганалары - 3-8, аязган вакытта  һәм көнчыгышта 10-15 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.

                     

«Татар-информ» сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International