Кичә Азнакай 1 нче мәктәбе базасында республика семинары узды

2015 елның 27 феврале, җомга

     Пәнҗешәмбе көнне Азнакай 1 нче мәктәбе базасында милли мәгарифнең бүгенге торышы һәм үсеш перспективаларына багышланган республика семинары булып узды. Анда “Мирас” журналы вәкилләре, милли мәгариф буенча мәктәпләр методистлары катнашты. Кунаклар районыбызда милли мәгарифнең торышын яктырткан күргәзмә белән таныштылар, остаханәләрдә белемнәрен чарладылар, түгәрәк өстәл артында бу өлкәдәге проблемаларны чишү юллары хакында сөйләштеләр.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International