Уенның “Морфология” темасына багышланасын белгәч, 6-7 нче сыйныф укучылары Алина Фәхруллина, Гөлчәчәк Шагалиева һәм Раил Сабирҗанов, тел-әдәбият, сәнгать буенча шактый өстәмә мәгълүмат өйрәнде. Алар Питрәч районы укучылары белән белемнәрен сынашты һәм 32:29 исәбе белән җиңеп, КФУ ның Мактау грамотасы һәм ТНВ каналының дипломына лаек булдылар, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына билетлар белән дә бүләкләнделәр.
Ә тапшыруны 2-3 атнадан зәңгәр экраннардан карый алачакбыз.
Фәнүзә Кашапова, милли мәгариф эшләре буенча директор урынбасары
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html