4 мартта Азнакайда “Маяк” газетасы «Әбүнәче көне» уздыра

2015 елның 27 феврале, җомга

     4 март көнне “Маяк” газетасы Азнакай почтамты бинасында (Пушкин урамы, 6 нчы йорт) «Әбүнәче көне» уздыра. Бу көнне район газетасына язылган һәр кеше бүләккә ия булачак. Бөтенроссия матбугатка язылу ункөнлеге кысаларында 26 февральдән 7 мартка кадәр газетага язылучыларга почта хезмәтләренә 10 процент ташлама  да каралган. 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен “Маяк”ка арзанрак бәягә – 448 сум 32 тиенгә язылып калырга ашыгыгыз.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International