“Йолдызлык” фестиваленең зоны туры - Азнакайда

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

    Азнакай – кунакчыл як. Быел гына да җирлегебездә бик күп спорт ярышлары, мәдәни чаралар уздырылды. Күптән түгел “Ел хатын-кызы” конкурсының зона турына 8 район җыелган иде. Бүген, 2 мартта, Азнакайда “Созвездие-Йолдызлык-2015” республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабы үтә. Конкурста Азнакай, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Бөгелмә, Баулы районнарыннан барлыгы 800нән артык яшь талант катнаша.

    Аларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде һәм уңышлы чыгышлар теләде.

      Фестивальнең быелгы тематикасы Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

     Җиңүчеләр 3 мартта Мәдәният йортында 18.00 сәгатьтә гала-концертта чыгыш ясаячак.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International