Туган тел балачактан сеңә

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

      Туган тел – ул ана сөте белән керә, каныңа сеңә, җаныңны миһербанлы, шәфкатьле итә. Туган тел ул – безнең балачагыбыз, гаиләбезнең аралашу теле. Февраль аенда  Азнакай район балалар китапханәсенә «Салават күпере» һәм «Светлячок» бакчасы сабыйлары килделәр. Анда туган тел көненә багашланган «Халкым теле – халык теле» дигән әдәби-музыкаль сәгать узды. Кичәгә җирлегебез шагыйрәсе Нәсимә Фазлыева чакырылды. «Радуга» балалар бакчасы балалары тәрбияче апалары Гөлшат Мөхәммәтова,  Зөлфия Гайсина белән шагыйрә апалары: Резеда Шәрипова, Нәсимә Фазлыева, Илмира Сәлахованың шигырьләрен сөйләделәр, җырларны башкардылар. Кичәдә шагыйрә Нәсимә Фазлыева да катнашты. Ул нәниләрнең ана телләрен онытмауларын, бәхетле-тәүфыйклы булып үсүләрен теләп,  шигырь китапларын бүләк итте. Очрашу Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

                                     

 Тәслимә Корбанова, китапханәче

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International