Азнакайда универсаль спорт комплексы төзелә башлады

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

    Шәһәребездә төзелеш эшләре тынып тормый.  Аеруча көнчыгыш микрорайон яңара, мөһим социаль объектлар белән байый бара. Биредә республика һәм “Татнефть” ярдәме белән  200 млн сумлык универсаль спорт комплексы төзелә башлады. Шулай ук федераль программа буенча күп функцияле мәдәни үзәк төзелеше дә колач җәйде. Аның 50 млн сумын район Бөтенроссия конкурсында җиңеп алган иде, калган 50 млн сумы республика бюджетыннан бирелә.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International