Быел 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне якшәмбе көнгә туры килә. Шуңа күрә, Россия Хезмәт Кодексы нигезендә, татарстанлылар дүшәмбе – 9 март көнне дә ял итәчәк. Шул рәвешле 7, 8, 9 март көннәрендә республика халкын өч көнлек ял көтә.