23 март көнне Татарстан мәктәпләрендә язгы каникул башланачак. Укучылар 31 мартка кадәр ял итәчәк. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, ата-аналардан килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләрне истә тотып, быегы язгы каникулны республиканың барлык мәктәпләрендә дә бер көнне башлап, бер вакытта тәмамларга тәгъдим итә. Тик закон нигезендә моны һәр мәктәп җитәкчелеге үзе хәл итәргә хокуклы.