Азнакайның 9нчы мәктәбендә яшь радиоэлемтәчеләре бүләкләнде

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

    Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Кораллы көчләрнең радиосөючеләр берлеге” җәмгыяте активлык көннәре үткәргән иде. Анда Азнакайның 9 нчы мәктәбе базасында Ринат Вәлиев җитәкчелегендә шөгыльләнүче “Пилинг” радиоэлемәтәчеләр түгәрәге дә актив катнашты. Бүген җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

    Тантанада Азнакай хәрби комиссары Рәдиф Камалиев катнашты. Ул укучыларга бу һөнәрнең армиядә бик кирәкле икәнлеген аңлатты, егетләрне активрак шөгыльләнергә чакырды.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International