“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советының депутаты Таһир Һадиев халыкны кабул итте

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

  “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев, Азнакай муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин белән берлектә, гозер, тәкъдим, киңәш белән килүчеләрне кабул итте.

    Шәхси сораулар белән килүчеләр арасында күпләрне  борчыган гозерләр белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Роберт Дятлов кабул итүгә газ өчен түли торган квитанцияләрне дә алып килгән.

– Квитанциядә язылган сүзләрнең халык арасында аңлашылмаучанлык китереп чыгаруы борчый, – ди ул. – Мәсәлән, 12 декабрьдә кулга алган квитанциядә “Хисаплагычның 30 декабрьгә булган соңгы күрсәткече 6700” дип язылган. 18 көн эчендә нинди күрсәткеч булганын алдан ничек беләләр икән? Кеше буталмасын өчен аны бәлки “предполагаемые показания” дип язарга кирәктер? 

– Халык мөрәҗәгать итә икән, димәк, проблема бар. Һәм моны чишүдә мин бер кыенлык та күрмим. Квитанциянең формасын бергәләп уйларга, карарга кирәк. Әлеге эшкә җәмәгатьчелекне дә җәлеп итегез. Ул кешегә аңлаешлы булырга тиеш, – дип мөрәҗәгать итте Дәүләт Советы депутаты Азнакай газ участогы начальнигы Фирдәвес Рахмановка. – Квитанция гомуми үрнәктә икән, әйдәгез аны үзгәртүне сорап югарырак органнарга мөрәҗәгать итик. Үземнең яктан мин ярдәм итәргә әзер. 

    Таһир Һадиев бу мәсьәләне ун көн эчендә чишеп, тиешле карарлар кабул итәргә кушты. 

    Исем, фамилия яки атасының исемнәре язылышындагы хаталар нәтиҗәсендә аңлашылмаулар килеп чыгуын көт тә тор. Җиңү бистәсеннән бер ханымның алдына бүген әнә шундый мәшәкать килеп баскан. 

– Иремнең әтисенә 78 яшь. Бездә яшәргә дип Үзбәкстаннан күчеп кайтты. Пенсия кенәгәсендә исемендә “а” урынына “о” хәрефен язганнар. Бүген аны төзәтү өчен кире Үзбәкстанга бара алмый, чирле кеше. Анда хата булгач, тору кәгазе ала, пропискага кертә алмыйбыз, прописка булмау сәбәпле полис та бирмиләр, – ди мөрәҗәгать итүче. 

     Депутат дөреслекне суд аша хәл итеп буласын аңлатып, ханымга юристларның ярдәм итәчәген ышандырды. 

    Кабул итү вакытында пай җирләре өчен түләү, эштән законсыз кыскарту һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Дәүләт Советы депутаты аларның һәрберсен игътибар белән тыңлап, үз киңәш- тәкъдимнәрен бирде. 

– Дөньяга һәрвакыт кара күзлек аша карау һич тә дөрес түгел. Кулдан килгәнне эшләп, булганны сакларга өйрәнсәк иде. Моңа кадәр начар яшәмәдек, киләчәктә дә шулай булыр. Халык белән тыгыз элемтәдә эшләү нәтиҗәсез калмый. Әгәр теге яки бу мәсьәлә хәл итәрлек түгел диябез икән, монда җыелып торуның файдасы да юк. Хәл итмәслек проблемалар булмый. Бүген әйләнә-тирәдәгеләр, җәмгыять өчен борчылучыларның көннән-көн арта баруы сөендерә, – диде депутат сөйләшү азагында.

 

Таңсылу Саниева

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International