Узган атнадагы оператив хәл белән таныштырып, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров узган атнада җирлегебездә сигез җинаять кылынганлыгы хакында белдерде. Узган атнада бер хатын Гагарин урамында урнашкан фатирда яшәүченең 4050 доллар акчасын урлап чыга. Оператив-тикшерү вакытында аның моңа кадәр дә хөкемгә тартылган җиңел холыклы хатын-кыз булуы ачыклана. Урланган акчаның күпмедер күләме кире кайтарыла.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html