Узган атнада район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре узган ел Стәрле авылында яшәүче өлкән яшьтәге әбигә һөҗүм итеп, аның 7500 сум акчасын талап алып кыйнап чыгып киткән ике кешенең эзенә төшә. Угрылар Стәрле авылы кешеләре. Бүген ике җинаятьче дә кылган гамәлләрен таныган, тикшерү эше дәвам итә.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html