Бөек композитор Петр Чайковскийның тууына 175 ел тулуга багышлап Әлмәттә уздырылган республика музыкаль-теоретик олимпиадада Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучысы Рамина Ибраһимова (укытучысы – Нәфисә Смакова) өч номинация буенча да җиңү яулады. Татарстанның көньяк-көнчыгышы районнарыннан катнашкан 85 конкурсант арасыннан Рамина музыка әдәбияты һәм белеме буенча – беренче, сольфеджио буенча икенче урынны алды. Ул шулай ук күптән түгел Чистайда узган башкару осталыгы буенча республика конкурс-фестиваленннән дә беренче дәрәҗә лауреат булып кайтты.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html