Яз бәйрәме

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

    Язның беренче чәчәкләре кебек гүзәл хатын-кызларыбызның бәйрәме һәр елдагыча тантаналы шартларда, истәлекле уза.  Җомга көнне район һәм шәһәр мәдәният йорты тамаша залы гүзәл затларыбыз белән шыгрым тулы иде. Муниципаль район башлыгы Марсель  Шәйдуллин  районыбыз хатын-кызларын 8 Март бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде, тормышыбыз ямьле булсын өчен куйган хезмәтләре өчен олы рәхмәтен белдерде. Рәхмәтләрнең иң зурысы Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күргән сугыш  һәм тылда фидакарь  хезмәт куйган  ветераннарга. Район башлыгы аларга  “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында  Җиңүгә 70 ел” медальләрен тапшырды.

    Тормышыбызның бер генә тармагын да хатын-кызларның фидакарь  хезмәтеннән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Аларның җәмгыятьтә тоткан роле гаять зур.  “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан” республика конкурсы  аларның фидакарь хезмәте,   иҗади талантларын бәяләүгә юнәлдерелгән.   Тантанада әлеге бәйгедә катнашкан күркәм сыйфатлары белән аерылып торган хатын-кызларыбызга да  җылы сүзләр әйтелеп, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

     Тантана ир-егетләребезнең дәртле концерт номерлары, ихлас, эчкерсез тәбрикләү сүзләре белән үрелеп барды. Тамаша залы чәчәкләр белән күмелде. Залдан чыгуга гүзәл затларыбызны тагын бер сюрприз көтә иде. Ир-егетләребез бәйрәмгә килгән һәммә хатын-кызны  күңел җылысы белән бергә чәчәк бәйләмнәре белән каршы алды. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

Азнакай райСовет матбугать-хезмәте фоторепортажын карарга >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International