7 март көнне Азнакай үзәк сырхауханәсендә “Тизрәк терел!” социаль акция үтте.
Аның инициаторы – Казан Федераль университеты талибәсе, “Кадрлар резервы” республика проектында катнашучы Регина Гыйльманова. Сырхауханәдә дәваланучы балалар янына клоуннар килде һәм алар белән күңелле уеннар, тамаша-бәйгеләр оештырдылар. Акциянең максаты – балаларның күңелен күтәреп, аларга тизрәк савыгуда этәргеч бирү, шатлык өстәү, дуслаштыру, таныштыру иде.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html