Азнакайда Әнәс Карый иҗаты буенча фәнни-гамәли конференция узды

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

   3 мартта Азнакай шәһәре  9 нчы мәктәп базасында “Безнең мирас”  журналы белән берлектә  “Балалар шагыйре, фронтовик, мөгаллим Әнәс Кари – мирасы һәм хәзерге заман”   темасына төбәкара фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. 

    Анда Бөгелмә, Баулы, Азнакай районы татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, мәктәп китапханәчеләре, балалар бакчаларында эшләүче татар теле тәрбиячеләре катнашты.

    Конференциянең пленар өлешендә Әнәс Кариның кызы Ләйсән  Кариева “Әнәс Кари иҗатының фәлсәфи әһәмияте”, Азнакай мәгариф идарәсе методисты Ильясова Илгизә “Азнакай төбәгендә милли мәгариф һәм татар вакытлы матбугаты белән хезмәттәшлек”, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон “Безнең мирас” журналында татар әдәбияты һәм педагогикасы ядкәрләре”, журналның бүлек мөдире Ленар Гобәйдуллин “Виртуаль мирас һәм яңа мөмкинлекләр”, Уразай мәктәбенең тарих укытучысы Хәмит Хәйретдинов “Туганым-горурлыгым” темаларына эчтәлекле чыгышлар ясады.

     Секция эшләрендә  укытучылар, мәктәп китапханәчеләре  Әнәс Кари иҗатын һәм балалар әдәбиятын мәктәптә укыту тәҗрибәсе,  шагыйрьнең тормыш юлы турында истәлекләр, иҗатында тел-стиль үзенчәлекләре, Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төбәгебездәге Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарыннан сугышка кадәр, сугыш һәм аннан соңгы чорлар турында язып алынган видеолар һәм истәлекләр белән бүлештеләр, “Балалар шагыйре Әнәс Кари тормышы” темасына викторина чиштеләр.

    Конференция эшендә яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтша катнашты. Үзенең ялкынлы чыгышы белән ул аудиториянең мәхәббәтен яулады.

 

Илгизә Ильясова, мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

 

фоторепортаж карарга >>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International