Азнакай укытучылары спорт белән дус

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

   7 нче мәктәптә ачылган көненнән үк үз спорт традицияләре салынды һәм бүгенгәчә яшәп килә. Илкүләм ярышларда җиңү яулаган укучыларыбыз һәм аларны тәрбияләгән физкультура укытучыларыбыз белән горурланабыз. Спорт рухы коллективта көчле. Елның нинди фасылы булуга карамастан, укытучылар бергәләп табигатькә чыга, пионербол, чаңгыда узышу һәм башка уеннарда көчеләрен сынаша. Спорт залы да тынып тормый.

     Мәктәп территориясендә футбол кыры бар. Күптән түгел биредә хакимият һәм мәктәп директорлары командалары арасында иптәшләрчә матч узды. Ул 2:1 исәбе белән хакимият командасы файдасына тәмамланды.

    Әнә шулай укытучылар үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтеп, аларда спортка мәхәббәт тәрбияләргә тырышалар.

 

Альбина Әхмәтгалиева

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International