Аҗаган - 2015

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

     Шәһәребезнең 8 нче мәктәбе базасында “Идел буе Аҗаганы-2015” хәрби-спорт уеннарының муниципаль этабы үтте. Әлеге уеннар яшүсмерләргә патриотик тәрбия бирү, аларны хәрби хезмәткә һәм Ватанны сакларга әзерлек максатларында үткәрелә. Районның барлык мәктәпләре дә анда актив катнашты. Беренчелекне Азнакай 6 нчы мәктәбе командасы яулады. Чубар Абдул мәктәбе – икенче, 4 нче лицей – өченче урынга чыкты.

 

Резеда Сәрвәрова

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International