Эшкә билгеләү

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

     Хөҗҗәтов Руслан Мәннәф улы Азнакай муниципаль районы “Гостехнадзор” бүлекчәсенең баш дәүләт инспекторы итеп билгеләнде. Ул 1985 елда Азнакай шәһәрендә туган, “АПК машиналарына хезмәт күрсәтү технологиясе һәм ремонт” белгечлеге буенча Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Әлегә кадәр район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш белгеч булып эшләгән. Өйләнгән, бер баласы бар. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International