Язгы кыр эшләренә дә санаулы гына көннәр калып килә. Бүген “Чатыр тау” хуҗалыгында язгы кыр эшләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Эшлекле сәфәр белән Дәүләт Советы депутаты Т.Г.Һадеев килде. Биредә дистәләп районнан килгән җитәкче-белгечләр ике ел рәттән республика күләмендә иң күп икмәк үстерүче Азнакай игенчеләренең алдынгы эш тәҗрибәсен дә уртаклаштылар.
чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://aznakaevo-rt.ru/ru.html
Азнакай район Советының матбугать хезмәте фоторепортажы >>>