Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршы алып

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

       Минем гаиләдән  бөек ватан сугышында ике бабам да катнашкан. Аларның берсенә Попов Алесандр Фомичка туган җиренә кире кайтырга язмаган. Беренче булып мин анын хакында мәктәптә белем алганда, әбием, сугышта һәлак булган бабамның апасы бакыйлыкка күчкәч, гаилә васикәләрен барлап утырганда  белеп алдым. Минем өчен бу гел көтелмәгән хәл булды, чөнки әбием миңа беркайчан да  үзенең энесе хакында  сөйләгәне булмады. Шуңа да мин гел үз гаиләмне  сугыш чорында Баулы районы Поповка авылында эшләп гомер кичергәннәр дип беләм. Әнием әйтә торган иде, әбием өчен кече энесен сугышта югалту  - иң авыр кичереш булган, чөнки ул аны нык яраткан, аның турында  хатирәләрне исенә төшерергә һич тә теләмәгән. Энесе Саша да апасын үлеп яраткан, фронттан хатларны да  гел апасы исеменә юллаган.

        Ике саргаеп барган хат кисәге һәм фотосүрәт миңа килеп ирешкән авыр хатирәләрнең берсе. Фотосүрәттән бүген миңа аяз, ачык йөзле  карашын төбәп бер егет карап тора. Күпме ир – егетләр, балачакны да тоймаган малайлар сугыш кырында ятып, билгесез булып уртак җир куенында яталар. Ә күпме әнкәйләр үз улларын көтеп ваз кичкәннәр. Әбиемнең бик сирәк һәм кыска сойләгәннәреннән Саша бабайның әнисе дә кулына  һәлак булу язмасын алгач кайгыдан акылдан языр дәрәҗәгә җиткән. Ул бакчадагы карачкыга үлгән улының киемнәрен кигезеп, озак кына аның янында күз яшьләрен түгеп утыра торган була, янәсе яшь килеш фани дөньядан киткән улын кире кайтарасы килгәндәй.

      Күптән тугел үлем хәбәре хаты аркылы мин бабамның төгәл кайда җирләнгәнен табып карарга булдым, һәм Новгород өлкәсе Демянский районы хәрби комиссариатына  сорау юлламасы җибәрдем. Озак кына көткәннән соң хәбәр килеп иреште. Бабамның  фамилиясен ирекле эзләүчеләр байтак эзләп хәрбиләр җирләнеп һәйкәл куелганын  җиткерделәр. Анда күренекле, вафат булган 2500 хәрбинең исеме язылганын һәм җирләнгән кабере чиста, тәрбияләнгән килеш фотосүрәткә төшереп, аны раслап җавап язылган иде. Моның белән генә бетмичә миңа бабамның каберенә барарга теләсәм төрле ярдәм кулы сузачакбыз дип өстәлгән. Күңелемне, арада сугышта  һәлак булучыларның язмышына битараф булмаган халкымның барлыгы сөендереп куйды.

       Әнием сөйләвенчә, бабам Саша Поповка авылының җиде еллык мәктәбендә әйбәт укып, аннан 12 километр  Татар Кандызы авылына җәяү йөреп унынчы сыйныфны тәмамларга өлгергән. Ул бик тә укырга теләгән, шуңа да апасы Дусяга һәрвакыт яхшы һөнәргә ия булып авылдан бар гаиләсен алып китәм дип кабатлаган. Сугыш башлангач Александр, урта белеме булганлыктан кулына Казан хәрби мәктәбенә бүленеш ала, шуннан аны офицер дәрәҗәсендә фронтка җибәрәләр дә инде. Ул төньяк көнбатыш фронтында 144 нче аерым строевой бригадасы берлегендә немец хәрбиләренә каршы яуда катнаша. Укчылар батальоны Штаб башлыгы булып билгеләнгәч, бер яуда  бик нык җәрәһәтләнә һәм 1942 елның 12 октябрендә госпитальдә мәңгелеккә күзләрен йома.

       Минем  өчен бабамның образы  һәрвакыт мөкатдәс һәм изге. Үзем бабам хакында бик аз белсәм дә, аның фотосүрәте  безнең өйдә һәрвакыт эленеп тора, һәм ул үз гомерен мин яшисе дөньяга биргәне өчен аны һичтә онытасым юк. Минем 24 яшьлек бабай үрнәк булып, кыска булса да кулай  тормыш юлы үткән, укырга теләге зур, яшәвенең максаты булган гади авыл малае.

       Ул хәрби офицер иде, үз ватанына тугры калып батырларча һәлак булды. Шуңа да ул минем хатеремдә мәңгелеккә калачак.

 

Александр Никулин, 24нче янгын сүндерү частенең мөдир урынбасары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International