Азнакайда Җиңү медальләрен тапшыру дәвам итә

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

     Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилей медальләрен тапшыру чаралары дәвам итә. Районыбызда юбилей медальләре 1880 кешегә – сугыш ветераннарына һәм тыл фидакарьләренә тапшырыла. Бу тантаналарны 1 апрельгә  тәмамлау күздә тотыла. Бер уңайдан шуны да әйтик, районда ветераннарыбызга ярдәм максатында “Җиңү” хәйрия акциясе бара. Ул “Нәүрүз” бәйрәме барышында да дәвам итәчәк, өлешегезне, ярдәмегезне кертә аласыз.

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International