23 мартта Азнакайда "Туры элемтэ" үткәрелә

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

    "Маяк” газетасы 23 мартта, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев белән турыдан-туры элемтә оештыра. Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр бу көнне 14 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр 7-22-74 телефон номерына шалтыратып, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Россиядә Әдәбият елы, республикабызда Парклар һәм скверлар елына кагылышлы һәм башка барлык социаль мәсьәләләр буенча үзләрен борчыган сорауларын бирә ала. Сорауларны шулай ук алдан 7-22-74 телефоны буенча да җиткерергә мөмкин. 

 

чыганак: ОАО "Татмедиа" филиалы  "МАЯК" редакциясе  http://aznakaevo-rt.ru/ru.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International