Һөнәренә һәм спортка гашыйк җан

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

24 нче янгын сүндерү бүлеге ветераннарының берсе-Фидәис Шәихвалиев сүзләренчә, берсен-берсе хөрмәт итү, чындуслык шушы коллективта нык чагыла. Янгын саклау бүлегендә хезмәт иткәннәр өчен һәрберсе дә, үз һөнәрләре бик авыр һәм җаваплы каралса да чын күңелдән җанын, тәнен биреп эшли киләләр. Фидәис әнә шуларның берсе. Отставкада булса да һаман яратып башкарган эше белән аерылырга теләге юк. Үз җилкәсендә янгын сүндерү профилактикасында инспектор тәҗрибәсе булганга күрә, хәзерге вакытта шул ук белгечлек белән “Янгын куркынычсызлыгы” региональ  иҗтимагый оешмасында хезмәт итеп  “Татнефть –АзнакайРемСервис”, “Азнакай горизонт”, “Перекрыватель”, “Таттрансконтур”, “ННК-Геофизика”, УК “Шешмаойл” предприятияләрендә янгынга каршы  профилактик эшләр алып бара. Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре белән дә араны өзми, үз тәҗрибәсеннән чыгып яшь  инспекторларга  кирәкле киңәшләрен биреп уртаклаша. 24 нче янгын сүндерү бүлегенең, катнашып килгән иҗади тормышын да Фидәиссез күзалдына китереп булмый. Чөнки аның дуслары, хезмәттәшләре арасында  гына түгел, ә конкурсларда, төрле концертларда баянда уйнавы бик күпләрне таң калдырды.

       Сәламәт тәндә – сәламәт акыл девизы белән спортка багышланган бәйгеләрдән дә ул читтә калмый. Яраткан  спорт төре – чаңгы ярышында  54 яшьлек Фидәискә, чаңгы юл юнәлешендә, яшьләргә үрнәк булып, тиңнәр булмас төсле. Янгын сүндерү өлкәсендә хезмәт итәр өчен Һәрвакыт сәламәт һәм физик яктан нык булу кирәк ди Фидәис. Аның эзе буенча гаиләсе дә спортка бик гашыйк. 24 нче янгын сүндерү бүлегендә хезмәт иткәндә ул, федераль янгынга каршы  хезмәте 2 нче отряд янгын сүндерү бүлекләре арасында  бик актив катнашып төрле призлы урыннар яулый. Хәләл җефете Нәфисә һәм уллары  белән “Папа, мама, я – спортивная семья” конкурсында  да җиңүче исеме шушы үрнәк гаиләгә бирелә. Һәрбер ир – егет үзенең җылы оясын, авыр эштән яраткан ире, яраткан әтиләре кайтып керешкә якты , бәхетле йөзле гаиләсен булдырырга тиеш. Фидәис өчен гаилә – янгын сүндерүче һөнәр ияләренә – бик нык олы терәк.

 

24 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы урынбасары А. Никулин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International